Количество результатов: Загрузка , поиск занял 0.003 сек.

Результаты поиска

  1. Чыгышының икенче өлешендә ул төбәктә Ислам диненә карата булган мөнәсәбәт, вәзгыять турында ачыктан-ачык сөйләп, проблемаларны ачып күрсәтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  2. Хөкүмәт тарафыннан төрле диннәргә мөнәсәбәт тигез түгеллеген күрсәтеп, идарә органнарыннан чиркәүләрне торгызу, шәһәр үзәгенең мәйданнарында часовнялар торгызып кую өчен предприятие җитәкчеләренә ярдәм итү турында күрсәтмәләр бирәләр, ә Ислам диненә андый игътибар юк, мәчетләр төзелеше бик авыр бара. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  3. Алдагы елларда мәчетләр гарәп иганәчеләре ярдәмендә төзелсә, хәзер андый ярдәм өзелде, халыкның үз исәбенә мәчет төзергә хәленнән килми, дип күрсәтте ул. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  4. ә шул ук вакытта мәчетләргә әзерлекле имамнар җитми, Нигъмәтулла хаҗи мәчетендә иганәчеләр ярдәме белән эшләп килгән ике еллык кечкенә генә мәдрәсә дә ябылды, чөнки аның шартлары уку йортына куелган гигиена нормаларына туры килми, дип аңлатты мөфти. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  5. Православие диненең дәүләт диненә әверелдерелеп барылуы үз илебездә диннәрнең тигезсезлегенә китерәчәген дәлилләп күрсәтеп, моңа карата ризасызлык та белдерде Галимҗан хәзрәт. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  6. Күп авылларда мәктәпләр, клублар, китапханәләр ябылды, мәчете дә биктә торса, халыкның күңел бушлыгының төпсез упкыны алдына килеп басачагын күз алдына китерү кыен түгел, диде ул. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  7. Делегатларның чыгышлары да Галимҗан хәзрәт чыгышына аваздаш булды, аларның дин язмышы, милләт язмышы өчен тирән борчылуларын күрсәтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  8. Армиягә безнең улларыбыз да алына, илне саклый бит, алар яхшы хезмәт итүләре белән аерылып торалар, кайнар нокталарда безнең дә балаларыбыз һәлак була, шулай булгач, безнең дә туган җиребездә тигез хокуклы булып яшисебез килә, - дип, кыюлыгы белән дә сокландырды ул. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  9. үзләренең чыгышларын Дума депутаты Николай топорчук та, милли эшләр комитеты рәисе евгений воробьев та бер төрлерәк башлап: - Монда әйтелгән фикерләрнең, һәркайсы белән килешмәсәм дә, бәхәскә керәсем килми, - дип, Диния нәзарәтенең эшенә уңай бәя бирделәр, киләчәктә бергәләп эшләүне нәтиҗәлерәк итәргә әзер булуларын белдерделәр. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  10. Николай топорчук исә үзенең депутат фондыннан Диния нәзарәтенә 500 мең сум акча бирергә вәгъдә итте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/